Понедельник
29.04.2024
01:32
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа
Поиск
Календарь
«  Октябрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Икшурминская СОШ имени Байкиева К.С.
    Главная » 2010 » Октябрь » 7 » День пожилых
    12:37
    День пожилых

                                 Рәхмәт сезгә, өлкәннәр!

    1. алып баручы. Исәнмесез, димен бүген сезгә

    Бәйрәм белән сезне, кунаклар!

     Юллар ерак булса, җырлар белән,

    Якынаер бүген аралар.

    Өлкәннәрнең көләч йөзен күрсәм,

    Сабый бала сыман куанам.

    Алар күңеленә бүген менә

    Изге теләк белән юл алам.

     

    2 алып баручы:

    Һәр көн сезне котлап кояш чыксын,

    Сезне назлап җилләр иссеннәр,

    Яшәү матурлыгы яме булып

    Көн артыннан көннәр үтсеннәр.

    Күңел күге һәрчак аязбулсын,

    Читләп узсын сагыш борчулар,

    Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,

    Аннан кадерлерәк нәрсә бар!

     

    Сезнең өчен җырлый Шарафутдинов Илгиз "Гомерләр үтә икән ул”

       

    алып баручы: Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен  тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү, киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык әшләр дә алар кулы аша үткән.

    2         А.Б.  Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез!

     

    Фархуллина Лилия     башкаруында җыр "Өлкәннәр”

     

             1 алып баручы.    Көннәр үткән, төннәр үткән

                      Ни арада картлык җиткән.

                     Җилдәй искән гомеркәен

                       Газиз әбкәй ялгыз кичкән.

                             Әби кеше гел яхшылык тели

                              Гаебебез булса, кичерә.

                              Гомер буе калыйк тугрылыклы

                              Әби дигән изге кешегә

     

    2 алып баручы.       Кадерле бабакайлар!

                     Яшәгез сез, мәңге яшь булып

                        Туган йортыгызда ямь булып.

                     Сез булсагыз таза-сәламәт

                     Оныкларга булыр бик рәхәт.

                Оныкларга терәк булып,

                 Яшәгез сез шатлыкта.

                 Сәламәтлек , ак бәхетләр

                  Юлдаш булсын картлыкта.

     

    1 алып баручы.    Телибез сезгә яшел җәйләр,

                     Ап-ак карлы кышлар.

                     Кышларда да, җәйләрдә дә

                    Бәхетле минутлар.

                           Ак төннәр телибез сезгә,

                            Матур тыныч төннәр.

                              Якты булсын, шатлык белән тулсын

                               Киләчәк көннәр!

     

    Кызлар биюе.

     

     

    1 алып баручы. Бәйрәмегез котлы булсын,

                            Табыныгыз мул булсын.

     Күңел шатлык белән тулсын,

    Ял кичәгез гөрләп торсын.

    2 алып баручы.  

    Шатлык җыры илем күгендә.

    Өлкәннәрне бәйрәм белән котлап,

    Кошлар җырлый туган җиремдә,

    Без җырлыйбыз Сезнең өчен дә.

     

    Хамидуллина Гөлнур башкаруында җыр "Бәхетле булыгыз”

     

    1 алып баручы. Гел яхшыга өйрәтәсез

    Тыңлыйбыз сезнең сүзне

    Һәр эштә үрнәк сез безгә

    Хөрмәт итәбез сезне.

    2 алып баручы. Ышаныгыз,без мәктәптә

    Бик тырышып укырбыз.

    Кайгы-хәсрәтлөр китерми,

    Таянычыгыз булырбыз.

     

    Кызлар биюе.

    1 алып баручы. Хөрмәтле өлкәннәребез! Бетмәс-төкәнмәс җылылык Сездә.

    Кулларыгыздагы җылылыкны да сизәсебез килә. Кочагыгызда иркәләнәсебез, башыбыздан, иңнәребездән сыйпаганыгызны тоясыбыз килә. Никадәр олуглык, никадәр сабырлык Сездә. Дистә еллар буена җыйналып килгән ул. Тормыштагы үз җиңүләрегез,үз хаталарыгыз бәрабәренә тупланган. Ул олуглыкның азы гына бездә булса икән.

    2 алып баручы.Хөрмәтле өлкәннәребез! Күпме изгелек Сездә. Тиргәгән чагыгызда үпкәләп тә алабыз. Әммабеләбез бер нәрсәне дә усаллык белән әйтмисез, һәрвакытта да яхшылык телисез. Ялгыш адымнарыбызны кисәтәсез. Оныкларыгыздан да игелекле эшләр көтәсез.

    1 алып баручы. Хөрмәтле өлкәннәребез! Нинди әйбәт дустыбыз Сез! Сезнең белән, дөнядагы бар нәрсә турында да сөйләшергә була.Тыңлый, аңлый һәм гафу итә беләсез. Бетмәс-төкәнмәс сабырлык сездә. Ышана беләсез Сез, көтә беләсез.

    Сәхәбиева Айгөл башкаруында җыр:  "Кайтырмын 

    Закирова  Лилия. Ак әбиләр бер елмайса,

    Үсә күңел офыклары.

    Яннарында уйнап йөри

    Орчык кадәр оныклары.

    Алар кичен сабыйларга

    Мөнәҗәтләр көйли-көйли,

    Пәйгамбәрләр тарихыннан

    Гыйбрәтле бер кыйсса сөйли.

    .Мич янында тып-тын гына

    Тыңлап тора киленнәре.

    Шулдыр үзе өйгә иман,

    Татулыкның иңүләре.

    Ходайның һәр бирмеш көнен

    Дога кылып сәламлиләр.

    Ил шатлыгы,ил аклыгы -

    Ак яулыклы ак әбиләр.

     

    1Алып баручы.                      Кадерлеләрдән-кадерле, сөйкемлеләрдән сөйкемле, шәфкатьле, миһербанлы, олы җанлы өлкәннәребез!Бу безнең бәйрәм дә, рәхәтләнеп ял итү кичәсе дә булсын.Кадерле дәү әниләрбез, дәү әтиләребез! Без сезнең турында шигырьләр, җырлар өйрәнәбез,сез безнең өчен бик кадерле.Бигрәк тә мондый авыр заманда  балаларыбызны миһербанлы, шәфкатьле, итагатьле итеп тәрбия кылырга ярдәмегез кирәк.Өлкәннәребез, буыннар чылбыры бервакытта да өзелмәсен! Картаймыйча, безгә ярдәм итеп яшәгез, ә урыннарыгыз һәрчак өйнең түрендә булсын!

     

    2.Алып баручы.

    Хөрмәтле Өлкәннәребез!

    Сезгә булган безнең хөрмәтебез

    Урын алсын йөрәк түрендә.

    Шатлык һәм куаныч,зур бәхетләр

    Юлдаш булсын сезгә гомергә.

    Гомер юлларыгыз озын булсын,

    Матур тормыш аны бизәсен.

    Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

    Авырлыклар мәңге килмәсен.

    Хасанова Гөлфинә  башкаруында җыр  «Җыр керсен күңелгә»

    Просмотров: 2969 | Добавил: ikshyrma | Рейтинг: 4.0/2
    Всего комментариев: 1
    1 SergPlele  
    0
    <a href=http://zmkshop.ru/novosti/zaklyuchen-dogovor-na-izgotovlenie-i-postavku-metallokonstruktsiy-s-goryachim-otsinkovaniem-dlya-zda/>цинкование металлоконструкций</a>

    Имя *:
    Email *:
    Код *: